Алда торган эфир сәгате әдәбият сөюче дусларыбыз өчен онытылмас бер мизгел булыр дип уйлыйбыз. Чөнки хәзер күренекле шагыйрь прозаик һәм драматург, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ләбиб Лерон үзенең “Тукайга кайту” исемле өр-яңа поэмасын халык хөкеменә тапшыра. Ләбиб Лерон, белүегезчә, “Мәдәни Җомга” газетасының һәм “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире. Шулай да ул әлеге яңа әсәрен иң әүвәлдә Татарстан радиосы тыңлаучылары игътибарына тәкъдим итәргә булды.












