«Каләм очында галәм». Тукай үлеме илә. Язучы, тәрҗемәче Фатиһ Кутлу белән әңгәмә.
Җиһанда – апрель. Татар дөньясы өчен бик тә истәлекле һәм кадерле ай бу. Бу айда бөегебез – Тукай туган һәм бакыйлыкка күчкән. Бу көннәрдә дөньяның төрле кыйтгаларында сибелеп яшәүче татарлар һәм алай гына да түгел, төрки кардәшләребез шушы шәхеснең исеме янына берләшә. Бүгенге тапшыруыбыз да шуңа бер дәлил булыр. Студиябездә кунакта – язучы, тәрҗемәче Фатиһ Кутлу. Бүгенге әңгәмәдә без аны Тукайны өйрәнүче галим буларак та ачарбыз дип уйлыйм.











