К.Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты бар гомерен театр сәнгатенә багышлаган шәхес – Наил Шәйхетдиновны искә алдылар. Әгәр исән булса, аңа, 1 март көнне 85 яшь тулган булыр иде. Ә инде талантлы актерның безнең арадан китеп баруына да 10 ел үткән икән.
Бу көнне Тинчурин театрына Наил Шәйхетдиновның якыннары, хезмәттәшләре һәм яраткан тамашачылары зал тутырап килгән иде. Хәзер игътибарыгызга әлеге кичәдән әзерләнгән репортаж тәкъдим итәбез. Без аны сәхнәдә барган вакытта яздырып алдык. Кичәне Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов алып барды.












