Кадерле дуслар, хәзер без сезнең игътибарга үтә дә бер кадерле тапшыру тәкъдим итәбез. Ул “Тукай сүзе” дигән радиокомпозиция. Беренчедән, әлеге тапшыруда сөекле шагыйребез Габдулла Тукай әсәрләре булуы белән кадерле булса, икенчедән, алар Татарстанның халык артисты, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты, балалар өчен язылган бихисап әкиятләр авторы, нәфис сүз остасы, шигъри җанлы актер һәм радиобызның якын дусты Хәлим Җәләлов язмасында тәкъдим ителә.
Хәлим Җәләлов – Камал театрының туган тел сагында торучы зур бер шәхесе иде. Х.Җәләлов бөек шагыйребез Габдулла Тукайның мирасын төптән белүче иде. Аны популярлаштыру буенча зур эшләр башкарды. Шулар арасыннан берсе – бакыйлыкка күчәренә берничә ай кала, апрель аенда, ул махсус Татарстан радиосына килеп, Г.Тукайның шактый билгеле һәм вакытлар узу белән бераз онытыла төшкән шигырьләрен укыган иде. Ул бу эшкә бик теләп, ялкынланып алынды. Халкыбызны Тукаебыз мирасына тагын бер адым якынайтуга сәбәпче булганына бик сөенде. Тапшыру эфирга чыкканнан соң да ул шактый вакыт илһамланып йөрде, зур рәхмәтләрен җиткерде.
Бүген без менә шушы кадерле язманы 2 олуг шәхесне – сөекле шагыйребез Габдулла Тукайны һәм күренекле актер, нәфис сүз остасы Хәлим Җәләловны искә алып тәкъдим итәбез, чөнки бу аның Татарстан радиосында эшләнгән соңгы язмасы булды. Күрәсең, ул үзенең соңгы көннәре якынлашканын сизгән һәм халкына булган ихтирамын, рәхмәтен, васыятен Тукай шигырьләре аша ирештерергә булган. “Үзем китсәм дә, бу тапшыру фонд киштәләрендә тузан җыеп ятмаска тиеш”, — дип амәнәт итеп калдырды ул аны. Амәнәткә тугрылык саклап, бу тапшыруны бергәләп тыңлыйк.