Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Мисырга килде. Халыкара Каһирә аэропортында аны илнең сәнәгать министры Халид Хашим Махер һәм Россиянең Мисырдагы эшләре буенча вакытлы ышанычлы вәкиле Юрий Матвеев каршылады.
Быел Татарстан урманнарында янгын куркынычы сезоны рәсми рәвештә 15 апрельдән ачыла, бу узган елгы сроклардан шактый соңрак. Бу хакта республика Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә әйтте.
Халыкара Изге Коръән премиясе Галиәсгар Камал театрында 24 апрельдә узачак. Чара Казанга Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын бирү нигезендә оештырыла. Театр фойесында Коръәннең күп гасырлык тарихына багышланган күргәзмә дә эшләячәк.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мисырның Каһирә шәһәрендә Казан федераль университеты филиалында булды, Каһирәдәге Әл Карафа каберлегендә татар фәлсәфәчесе-дин белгече Муса Бигиев каберен карады, Зур Мисыр музеенда булды.
Рөстәм Миңнеханов Мисыр тышкы эшләр министры Бадрам Абдельати белән очрашты. Мисырның тышкы эшләр министры Россия төбәкләре белән хезмәттәшлек үсешенә өмет белдерде, Рөстәм Миңнехановны Казанның 2026 елда Ислам дөньясының мәдәни башкаласы булуы белән котлады.
Халыкара Изге Коръән премиясе Галиәсгар Камал театрында 24 апрельдә узачак. Чара Казанга Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын бирү нигезендә оештырыла. Театр фойесында Коръәннең күп гасырлык тарихына багышланган күргәзмә дә эшләячәк.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Мисыр Гарәп Республикасы Президенты Абдел Фәттах Ас-Сиси белән очрашты. Республика Рәисе Татарстанның Ислам дөньясында Россия партнерлары белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирүенә игътибар итте, Татарстанның цифрлаштыру, технопарклар, махсус икътисадый зоналар кебек өлкәләрдә тәҗрибә һәм эшләнмәләр белән уртаклашырга әзер булуын әйтте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мисыр Гарәп Республикасы Премьер-министры Мостафа Мадбули белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов, Россиянең гадәттәгечә Мисырның азык-төлек иминлеге өлкәсендә ышанычлы партнеры булуын ассызыклады.
Татарстанда быел тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 2025 ел белән чагыштырганда 4 мең 200гәә якын укучыга арткан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә республика Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова белдерде.











