Казан шәһәрендә 25 марттан 7 апрельгә кадәр «Җәяүле» акциясе үткәрелде. Мәскәү – Казан – Екатеринбург югары тизлекле тимер юл магистрале, алдан уйланылганча, Чаллы аша түгел, ә Алабуга аша узачак. Казанда быел яз көне 500гә якын светофор һәм 55 меңнән артык юл билгесе тәртипкә китереләчәк. Автомобиль шиналарын бакча яки биләмәләрне матурлауда кулланган өчен штраф карала.










