Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе юстиция министры урынбасары Вадим Баланин һәм төзелеш проектлары экспертизалары Ассоциациясе Идарәсе рәисе Леонид Ставицкий белән очрашты. Кайбер юнәлешләр буенча багланышлар, төзелеш проектларына экспертизалар системасын камилләштерү буенча фикер алыштылар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Банкының Идел-Нократ идарәсе җитәкчесе Андрей Попов белән очрашуында республикадагы агымдагы икътисадый вәзгыятькә бәйле мәсьәләләр тикшерелде.
26 апрельдә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган чаралар дәвам итә. Шагыйрьнең Казандагы музеенда узган «Тукай укулары» Бөтенроссия конференциясенең пленар утырышы шагыйрьнең иҗади мирасын барлау һәм мәңгеләштерүгә багышланды.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең әйдәп баручы югары уку йортлары ректорлары белән очрашты. Илнең югары уку йортлары белән хезмәттәшлек, югары белем бирү системасын камилләштерү, төбәк дәрәҗәсендә фәнни-мәгариф потенциалын ныгыту мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Кытай техник университетларының XV форумын хәзерләү һәм уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышын үткәрде.
Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга «Казанның Мактаулы гражданы» исеме бирелде. Аның тормышы һәм хезмәт эшчәнлеге Татарстан башкаласы үсеше белән тыгыз бәйләнгән.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Хөкүмәте Йортында Республика Рәисе каршындагы Мәгариф һәм фән советы утырышы узды. Утырышны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Татарстан Фәннәр академиясендә Халыкара «Туган тел» җыены ачылды. Анда Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 800дән артык галим, мәгариф хезмәткәре катнаша.Чараның тантаналы өлешендә Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров чыгыш ясады.
Татарстанда урманнарда янгын куркынычы сезоны рәсми рәвештә игълан ителде. Ел башыннан республикада урман фонды белән чиктәш урыннарда 19 янгын чыгу куркынычы булган урын һәм 18 яну очрагы теркәлгән.
Татарстан Хөкүмәте Йортында Республика Рәисе каршындагы Мәгариф һәм фән советы утырышы узды. Утырышны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма интеллектны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме-5 млрд сум. Бу хакта Республика цифрлаштыру министры Илья Начвин Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләде.
Татарстанда урманнарда янгын куркынычы сезоны рәсми рәвештә игълан ителде. Ел башыннан республикада урман фонды белән чиктәш урыннарда 19 янгын чыгу куркынычы булган урын һәм 18 яну очрагы теркәлгән.











