Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Хөкүмәте Йортында Республика Рәисе каршындагы Мәгариф һәм фән советы утырышы узды. Утырышны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма интеллектны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме-5 млрд сум. Бу хакта Республика цифрлаштыру министры Илья Начвин Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләде.
Татарстанда урманнарда янгын куркынычы сезоны рәсми рәвештә игълан ителде. Ел башыннан республикада урман фонды белән чиктәш урыннарда 19 янгын чыгу куркынычы булган урын һәм 18 яну очрагы теркәлгән.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов КазандаТөркиянең «Полимекс» холдингы идарәсе рәисе Эрол Табанҗа белән очрашты. 1995 елдан компания төрле илләрдә 130дан артык проектны гамәлгә ашыра, Татарстанда да эш тәҗрибәсе бар — Казанда кунакханәләр төзү буенча проектлар гамәлгә ашырылган.
Татарстан Халыклары дуслыгы йортында күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең 30 еллыгы уңаеннан концерт узды. Дәүләт Советы исеменнән педагогларны һәм укучыларны парламентның Мактаулы Рәисе, республиканың Халыклар ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
Республикада быелның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган, 677 кеше җәрәхәтләнгән. Мондый мәгълүматлар Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Хөкүмәт комиссиясе утырышында китерелде.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чит дәүләтләрнең Россиядәге дипломатик миссияләре делегациясе белән очрашты. Анда Кытай һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиянең 10 дәүләте-Бруней, Вьетнам, Индонезия, Камбоджа, Лаос, Малайзия, Мьянма, Сингапур, Таиланд, Филиппин илчелекләре вәкилләре катнашты.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Йошкар-Олада Идел буе федераль округының Закон чыгаручылар советы эшендә катнашты. Анда агросәнәгать комплексын үстерү, азык-төлек иминлеген тәэмин итү, сәламәтлек саклау системасын кадрлар белән тәэмин итү проблемалары турында фикер алыштылар.
Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте базасында химия тармагы өчен төбәкара укыту-методик үзәк ачыла. Проектны Россия Мәгариф министрлыгы «Яңа материаллар һәм химия» илкүләм проекты нигезендә башлап җибәрә.
ТатарстанРәисеРөстәмМиңнехановчит дәүләтләрнең Россиядәге дипломатик миссияләре делегациясе белән очрашты. Анда Кытай һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиянең 10 дәүләте-Бруней, Вьетнам, Индонезия, Камбоджа, Лаос, Малайзия, Мьянма, Сингапур, Таиланд, Филиппин илчелекләре вәкилләре катнашты.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Йошкар-Олада Идел буе федераль округының Закон чыгаручылар советы эшендә катнашты. Анда агросәнәгать комплексын үстерү, азык-төлек иминлеген тәэмин итү, сәламәтлек саклау системасын кадрлар белән тәэмин итү проблемалары турында фикер алыштылар.
Татарстан Милли музеенда «Тукай эзләреннән» дигән күргәзмә ачылды. Ул бөек шагыйрьГабдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган.











