Каләм очында галәм. Миргазиз Укмасый. «Каләм очында галәм». Бу көннәрдә сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнәбез. Тукай – гади әдип, шагыйрь генә түгел. Ул үз заманында татар дөньясын үзгәрткән, аңа җан өргән шәхесләрнең берсе. Тукай иҗатын өйрәнүче галимнәребез еш кына Тукай йолдызлыгы, ягъни аның белән бер вакытта яшәгән, иҗат иткән авторларны да искә алалар. Шундыйларның берсе – Миргазиз Укмасыйга багышлана бүгенге тапшыру.











