Дусларым, яз аеның яңгырлы, салкынрак көннәре торуын күздә тотып, бүген сезне уку һәм язу турында сөйләшеп алырга чакырам. Сизеп торам, кояш чыгып, ныграк җылыта башлауга буш вакытыгызны урамда үткәрергә тырышачаксыз. Әлбәттә инде, аңлыйм, көтелгән яз, матур көннәр җитә бит! Шулай да бөтен сабырлыкны җыеп, уку елын уңышлы тәмамларга кирәк. Ә хәзер сезнең игтибарга балачактан яратып укыган балалар журналы — «Сабантуй» ның баш мөхәррире Руфия Мөхетдинова белән әңгәмә тәкъдим итәбез.










