Әдәбият сөюче яшь дусларыбызны бүген чын мәгънәсендәге ачыш көтә. Танылган шагыйрь һәм прозаик Рахмай Хисмәтуллинны алар моңа кадәр зурлар өчен җитди әсәрләр генә иҗат иткән әдип дип белгәннәрдер. Юк шул менә, Рахмай абыебыз балалар өчен дә искиткеч кызыклы шигырьләр язып калдырган. Тапшыруны тыңлаганда сез моңа үзегез дә ышанырсыз.











