«Яңа көн» программасының туры элемтә тапшыруында Татарстанның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты Рамил Тураев катнаша. Ул республикада » Кан үзәге » ачылу, донорларга уңайлыклар тудырылу, бер кешенең кан тапшыруы өч гомерне саклап калуы, кеше гомерен саклап калу изге эш булуы турында сөйли, әңгәмәдә бер тамчы канга ачылган һәйкәл турында мәгълүмат бирә.











