Ел буе дәвам иткән «Вәгазь» телевизион ачык конкурсына йомгак ясалды. Оста вәгазьчеләр кемнәр?
Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулу, Россиядә “Ватанны саклаучылар елы” һәм Татарстан Диния нәзарәте “Каһарманнар елы”н игълан итү уңаеннан “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте белән берлектә ватанпәрвәрлек темасына «Вәгазь» телевизион ачык конкурсын игълан иткән иде. Шушы көннәрдә иң оста вәгазъчеләр ачыкланды.
Бүләкләү тантанасы Татарстан Диния нәзарзәтендә узды. 2025 елда үткәрелгән конкурсның үзенчәлеге шунда, катнашучылар вәгазьләрне шәхсән үзләре язып, мөстәкыйль әзерләде. Конкурска барлыгы 200дән артык гариза килде. Шулар арасыннан 40 вәгазь финалга узды.
Катнашучыларның географиясе дә киң. Гаризалар республикабызның Менделеевск, Тукай, Апас, Буа, Балтач, Яшел Үзән районнарыннан тыш, Мәскәү шәһәрендә, Пермь, Пенза өлкәләрендә яшәүче мөселман кардәшләребездән дә килеп иреште.
«Вәгазь» телевизион ачык конкурсында катнашучыларга «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хайруллин рәислегендәге жюри бәя бирде.
Кече төркемдә беренче урын Раушан Абдуллинга бирелде.Кызлар арасында Кече төркемдә I урынга Хәят Нуруллина лаек булды. Хәятнең сеңлесе дә вәгаъ яздырып җибәргән «Конкурсларның таләпләре буенча 9 яшькә кадәр катнашу каралмаган булса да, жюри әгъзалары Сәйдәгә махсус бүләк бирү тәкъдиме кертте. Алар бу бәйгегә Яшел Үзәннәр гаиләләре белән килгән.
Төрле яшь бүленешендә беренче урын Исхак Гыйззәтуллин, Илнур Габдрахманов, Рәфгать хәзрәт Гәрәев, Газизҗан Вахитовка бирелде, ә хатын -кызлар арасында беренче урында Зифа Гәрәева.
Буа һәм Апас районнарының Казандагы Якташлык җәмгыяте вәкилләре, ислам диненең иң күркәм традицияләренең берсен дәвам итүче вәгазьчеләргә, махсус бүләкләр әзерләп килгән иде.
Апас якташлык җәмгыте президенты урынбасары Наил Галиуллин үз бүләген якташы Әминә Усмановага тапшырды.
Казан шәһәрендә Апас якташлык җәмгыте иҗтимагый оешмасы президенты урынбасары
Татарстан Диния нәзарзәте һәм Зәкят фонды тарафыннан вәгазь конкурсында җиңүчеләргә һәрберсенә истәлекле бүләкләр, дини китаплар, Корьән бүләк ителде. Шунысы да игътибарга лаек, беренче вәгазь конкурсында катнашып җиңү яулаган хәзрәтләр вәгазь конкурсын үз районнарында да үткәрә башлады. Ә бу исә, халыкка нәсыйхәт үрнәге күрсәтүче вәгазьчеләребез тагын та арта дигән сүз.
Мөршидә Җиһан, Илдар Галдәветдинов, Татарстан яңалыклары.












