Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанда «Иннопром.Үзәк Азия» Халыкара күргәзмәсендә «Технологик үзәкләр – яңа сәнәгать ландшафты» дигән пленар сессиядә катнашты. Ул Үзбәкстан көкүмәте бинасында ил Премьер-министры Абдулла Арипов белән очрашты. Татарстан Рәисе “Иннопром. Үзәк Азия» күргәзмәсе мәйданында Үзбәкстанның Кашкадарья өлкәсе Хакиме Муротжон Азимов белән очрашты.
Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Курше Фест” фестиваленең җәйге сезонын башлап җибәрү турында игълан итте. Быел фестиваль «Мирас» дигән юнәлештә узачак.
Республикада язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Узган ялларда ярминкәләр Казан, Чаллы, Яшел Үзән һәм Түбән Кама муниципаль районнарында урнашкан сәүдә мәйданчыкларында гөрләде. Аларда республика районнары, агрохолдинглар һәм җирле фермерлар үзләренең сыйфатлы продукцияләрен тәкъдим итте.
Көндезге чыгарылыш
«Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин муниципалитетлар башлыкларын, депутатларны, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Инвестиция һәм инфраструктура проектларының Халыкара күргәзмәсе «Россия – Ислам дөньясы” Казан Халыкара икътисадый форумының яңалыгы булачак. Бу хакта республика Инвестиция үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина белдерде.
Татарстанда 23-26 апрель көннәрендә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Милли кино көннәре акциясе уза.
Кичке чыгарылышлар
Россия Федерациясе вице-премьеры Марат Хөснуллин җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның Навои махсус икътисадый зонасы территориясендәге индустрия паркында булды, «Арнест Юнигрупп Навои» ширкәте эшчәнлеге белән танышты. Татарстан Рәисе Навои өлкәсе Хакиме Нормат Турсунов белән очрашты. Алар сәнәгатьне үстерү комплексын гамәлгә ашыруның барышы турында фикер алышты.
25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар сизелерлек арта.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бохара сәнәгатен үстерү комплексында булды. Проект Татарстан ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Рөстәм Миңнехановка җитештерүне киңәйтү планнары турында сөйләделәр.
29 апрельдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Казанга «Җиңү поезды» килә. 30 апрельдә ул Арчага һәм Әгерҗегә бара. Поезд Түбән Новгородтан 24 апрельдә кузгалып китәргә тиеш.
Казанның «Адымнар» күп телле белем бирү мәктәбендә «Бердәмлек күптөрлелектә: күп телле этномәдәни белемнең заманча практикалары» дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Бирегә Россиянең төрле төбәкләреннән туган телләрдә белем бирүче мәктәп җитәкчеләре, туган тел укытучылары җыелды.











