Х.Миңнегулов исемендәге Халыкара конференциядән репортаж.
Башкалабыз Казанда, 11 нче татар гимназиясендә 6 нчы тапкыр Хатыйп Миңнегулов исемендәге “Дөньяда сүзебез бар” дип исемләнгән Халыкара фәнни-гамәли конференция булып үтте. Анда республикабызның төрле мәктәп укучыларыннан тыш, башка мәмләкәтләрдән Хатыйп Йосыф улын якыннан белгән галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре дә катнашты. Шунысы игътибарга лаек, конференция быел халыкара дәрәҗәдә 2 нче тапкыр үткәрелә һәм үзенә бик дәрәҗәле кунакларны җыя. Бүген без сезнең игътибарга әлеге конференциядән әзерләнгән репортаж тәкъдим итәбез.











