Иртәнге чыгарылыш
Агымдагы икътисадый вәзгыятьтә бюджет керемнәрен һәм чыгымнарның нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән даими эш таләп ителә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә белдерде.
Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәният һәм Сәнгать советы утырышы узды. Чара Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашында үтте. Утырышта «Мәдәни код – күп дәрәҗәле үзаң синтезы» дигән темага төп хисап белән мәдәният министры Ирада Әюпова чыгыш ясады.
26 апрельдә бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулган көндә тантаналар республика җитәкчелеге катнашында Габдулла Тукай исемендәге скверда шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салудан башланачак. Әлеге чара 9 сәгать 30 минутка билгеләнгән.
Көндезге чыгарылыш
Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итүгә багышланган «Изге Болгар җыены» тантанасы 17 майда узачак. Быелгы бәйрәм Казанда 12-17 май көннәрендә булачак «Россия – Ислам дөньясы» XVII халыкара икътисади форумының мәдәни программасына кертелгән.
Казан халкы иртәгә — 25 апрельдә үткәрелә торган шәһәр өмәсенә языла ала. Чарага «Минем Казан» порталы аша теркәлергә була. Сайтта йорт янәшәсендә генә уңайлы урынны сайлау, язылу, өмә өчен кирәк-ярак булу-булмавын ачыклау һәм электрон почтага искә төшерү максатыннан хәбәрнамә алу мөмкинлеге бирә торган махсус бүлек эшли.
Бүген дөньякүләм унберенче «Татарча диктант» акциясе башланды. Быелгы чара Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлана. Диктантның трансляциясе «Татарстан яңа гасыр» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында, шулай ук акциянең рәсми сайтында алып барыла.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин техник көйләү һәм метрология буенча Федераль агентлык җитәкчесе Антон Шалаев белән очрашты. Алар кайбер актуаль мәсьәләләр буенча хезмәттәшлек турында фикер алышты.
Хакимият органнарына норматив-хокукый актларны ике дәүләт телендә бастырып чыгаруга игътибарлырак булырга кирәк. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советы һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә хәзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында премьер-министр Алексей Песошин белдерде.
Татарстан мәктәпләрендә Габдулла Тукайның тормышына һәм иҗатына багышланган «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» дәресләре узачак.