Тапшыруыбызны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Үзбәкстанга эш сәфәре нәтиҗәләреннән башлап җибәрәбез. Бирегә республикабыз җитәкчесе «Иннопром. Үзәк Азия» халыкара сәнәгать күргәзмәсе чараларында катнашу өчен килде.
Иртәгә Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 140 ел тулу билгеләп үтелә. Шул уңайдан ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкына мөрәҗәгать итте.
Быел игенчеләр алдында нинди бурычлар тора? Бу турыда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгының бүлек җитәкчесе Ирек Садыйков сөйләде.
Республикабызда экологик икеайлык дәвам итә. Ул 1 апрельдә старт алган иде.










