Олы вакыйга алдында торабыз. Иртәгә Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула. Шигъритя һәм туган тел көне.
Радиобыз фондында рухи дөньябызда якты эз калдырып киткән күренекле җырчы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Эмиль Җәләлетдинов башкаруында Габдулла Тукай шигырьләреннән һәм аларга иҗат ителгән җырлардан төзелгән әдәби-музыкаль композиция саклана. Аның авторы – җырчы үзе. Шигырьләрне дә ул үзе укыган.










