Хәзер без сезне Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның Габдулла тукай исемендәге дәүләт премиясе һәм Россия Федерациясенең дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харисның поэмаларын тыңларга чакырабыз. Аның ике әсәре эфирда яңгырар. Башта сез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга атап иҗат ииелгән “И, туган тел” дип исемләнгән яңа поэма тыңларсыз. Аннары халкыбыз язмышы турында уйланып язылган “Татар аты” поэмасы игътибарыгызга тәкъдим ителер.










