Габдулла Тукайның тууына 140 ел.
Хөрмәтле тыңлаучыларыбыз, бүгенге тапшыруыбыз Татарстан радиосы фондында Габдулла тукайга кагылышлы язмалар турында булыр. Алар нинди халәттә, нинди сыйфатта саклана һәм алар эфирда ни дәрәҗәдә кулланыла? Күрәсез, бу тапшыру Тукайның туган көнендә Татарстан радиосының үз тыңлаучылары алдында үзенә күрә бер хисап тотуы кебегрәк булачак.











