Кичә республикабызда, дөньяның татарлар тупланып яшәгән һәр төбәгендә сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга һәм Туган тел көненә багышлап күп санлы чаралар үткәрелде. Казанда Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театрының яңыныда, Габдулла Тукай һәйкәле итәгендә шушы чараларның иң зурысы – Шигъри митинг булып узды. Без сезне шушы бәйрәмнең язмасын тыңларга чакырабыз. Ул хәзер башланып китә һәм бүген 15 сәгать 10 минутта дәвам итәчәк.










