Иртәнге чыгарылыш
2027 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү башланды.
Республикада «Күрше» җәйге фестивале башланды.
«Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр конкурсына гаризалар кабул ителә.
Бу эш атнасы Россиядә, Яз һәм Хезмәт бәйрәме якынлашу сәбәпле, кыска булачак.
Кичке чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Данкверт белән очрашты. Ветеринария күзәтчелеге өлкәсендә киләчәк элемтәләр, төбәктә җитештерелә торган продукциянең сәламәтлеккә куркынычсызлыгын һәм сыйфатын контрольдә тоту өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Санкт Петербургта Россия Закон чыгаручылар советы утырышында катнашты. Федераль Җыенның Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко катнашучыларны Россия парламентаризмы көне белән котлады.
Казанда 1 мең 977 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Алар арасында-116 сугыш ветераны, 1 мең 202 тыл хезмәтчәне һәм 659 сугыш ветеранының тол хатыны бар. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов белдерде.











