Иртәнге чыгарылыш
Республика Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Утырышта энергетика, ИТ һәм төзелеш өлкәсендә инновация проектлары тәкъдим ителде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «МТС» АҖ генераль директоры, идарәсе рәисе Инесса Галактионова белән очрашты. Очрашуда әлеге операторның республика территориясендә элемтә инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре һәм цифрлаштыру буенча берничә проект турында фикер алыштылар.
Республика хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова 16нчы шәһәр клиник хастаханәсендә дәваланучы махсус операция хәрбиләре белән очрашты. Министр хәрбиләргә ярдәм чаралары һәм эшкә урнашу мөмкинлекләре турында сөйләде, шулай ук аларның сорауларына җавап бирде.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Беларусь Президенты Администрациясе башлыгының беренче урынбасары Владимир Перцов “Казан –Экспо” залында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган концертта булдылар. Әлеге программа Бөек Ватан сугышы елларында Беларусьта булган фаҗигале вакыйгаларга багышланган.
Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Камада «Күпмилләтле Татарстан Геройлары» күчмә күргәзмәсен ачуда катнашты, туган телләрдә укытыла торган мәгариф учреждениеләренең эшчәнлеге белән танышты, районның милли-мәдәни автономияләре активы белән очрашты.
2026 елда Татарстанда авыл торак пунктларына һәм кечкенә шәһәрләргә эшкә килгән педагогларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр өчен акча каралган.Укытучылар авыл җирендә яки зур булмаган шәһәрләрдә эшкә урнашканда 1әр миллион сум күләмендәге түләүгә исәп тота ала.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов алдынгыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Барлыгы 51 кеше Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләрен алды.
Татарстан төбәкнең иң яхшы маршрутларына автосәяхәтчеләрне чакыра. Барлык маршрутлар “Туризм һәм кунакчыллык” илкүләм проекты буенча эшләнгән һәм Путешествуем.рф рәсми порталында тәкъдим ителгән.
Бүген Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында ветераннар арасында 9нчы “Балкыш” республика фестиваленең беренче гала концерты үткәрелә. Быелгы фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышлана.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов алдынгыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Барлыгы 51 кеше Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләрен алды.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Казан аграр университетының дәүләт һәм муниципаль идарә юнәлеше буенча укучы студентлары белән очрашты.
Татарстан Луганск Халык Республикасының республика шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүче балаларның ялын оештыру буенча еллык программаны гамәлгә ашыра башлады. Биектау районындагы «Добрый» лагерына беренче сменага 100 бала җибәрелгән.











