Иртәнге чыгарылыш
Бүген — Яз һәм хезмәт бәйрәме. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов республика халкын бәйрәм белән котлады.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов «Шүрәле оныгы Шүркәй» беренче татарча 3D-мультсериалына уңай бәя бирде.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе май бәйрәмнәре дәвамында көчәйтелгән режимда эшләячәк. Автоинспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклауга һәм булдырмауга аерым игътибар бирәчәкләр.
Көндезге чыгарылыш
Бүген хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлады.
Бүген Казанның Юдино бистәсендә «Кеше приюты» хәйрия проектының яңа пункты ачылды. Биредә мохтаҗларга бушлай кайнар ризык өләшәчәкләр. Пункт бистәнең Ильич урамы, 21 йорт адресы буенча урнашкан – бирегә килүчеләрне көн саен сәгать 11дән 1гә кадәр кайнар ризык белән тукландыралар.
Авыл хезмәтчәннәре бәйрәм көнне басуларда фидакарь хезмәт белән билгеләп үтәләр. Күпьеллык үләннәрне һәм уҗым культураларын тукландыру тәмамлану алдында . Барлык районнарда чәчүгә керештеләр.










