Атналык күзәтү.
Күптән көтелгән Май бәйрәмнәре башланып китте. Кичә 1 май Яз һәм Хезмәт бәйрәмен билгеләп үттек. Хәзер тагын да зуррак вакыйга — Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын каршыларга әзерләнәбез. Бу атнада булган чараларның күбесе истәлекле көннәргә багышланган иде. Чәршәмбе көнне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов алдынгы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә 1 Май һәм 9 Май Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланды. Бу атна һөнәри бәйрәмнәргә дә бай булды. 28 апрельдә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне билгеләп үтелде. 30 апрельдә илебездә Янгын сагы хезмәткәрләрен котладык.










