Каләм очында галәм. Язучы Солтан Шәмси иҗаты.
“Каләм очында галәм”. “Әдәбиятка ул зур тормыш мәктәбе үтеп, яшәешнең тулы гаммасын, ягъни аның табыш-югалтуларын, менү-төшү кебек һәртөрле тирбәлешләрен үз әче тәҗрибәсендә кичереп, иҗатның да максат белән табылган татлы газап икәнен яхшы аңлап килгән кеше. Шуңадыр, бәлки, аның язганнары да төрле эзләнүләр белән тулы, күп юнәлешле, күп тармаклы, әмма, талантлы шәхесләргә хас булганча, тоткан юлында ул — дәвамлы, үз-үзенә таләпчән һәм нык ихтыярлы,” — дип яза әдәбият галиме, тәнкыйтьче Равил Рахмани бүгенге тапшыруыбызның төп каһарманы – танылган язучы һәм тәрҗемәче Солтан Шәмси турында.










