Иртәнге чыгарылыш
Быел«Россия – Ислам дөньясы” Казан Халыкара икътисадый форумында беренче тапкыр инвестиция һәм инфраструктура проектларының халыкара күргәзмәсе узачак. 13 майдан 15 майга кадәр Россиянең төрле төбәкләреннән 200дән артык инвестиция проекты «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә тәкъдим ителәчәк
Казанда 7 һәм 8 майда «Җиңү трамвае» йөриячәк. Бу көннәрдә Җиңү проспекты буенча йөрүче 5нче маршрут вагоны Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган интерактив мәйданчыкка әйләнә.
Бөек Ватан сугышы ветераннарына 30 июньгә кадәр шәһәр яны поездларында ташламалы йөрү мөмкинлеге бирелә. Бушлай йөрү хокукы Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга, тыл хезмәтчәннәренә, камалыштагы Ленинградта яшәүчеләргә, «Блокададагы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнүчеләргә, шулай ук концлагерьларда, башка мәҗбүри тоту урыннарында балигъ булмаган тоткыннарга бирелә.
Кичке чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Auto China 2026» халыкара автомобиль күргәзмәсендә булды. Күргәзмә 24 апрельдә ачылган иде. Аның максаты – ясалма акыл кулланып, бу цифрлаштыруга, интеллектуаль системаларга һәм автомобиль төзелешендә яңа технологияләргә игътибарны көчәйтү.
Татарстанда Казанда Россия – АСЕАН саммитын үткәрү буенча оештыру комитеты төзелде. Тиешле указга республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, кече, шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыкларына ярдәм итү мәсьәләләре буенча зона киңәшмәләре май аеның ның икенче яртысында узачак. Бу хакта агросәнәгать комплексына ярдәм итү программалары буенча фикер алышуга багышланган эшлекле киңәшмәдә сүз барды. Киңәшмәне Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов уздырды.











