Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Auto China 2026» халыкара автомобиль күргәзмәсендә булды. Күргәзмә 24 апрельдә ачылган иде. Аның максаты – ясалма акыл кулланып, бу цифрлаштыруга, интеллектуаль системаларга һәм автомобиль төзелешендә яңа технологияләргә игътибарны көчәйтү.
Татарстанда Казанда Россия – АСЕАН саммитын үткәрү буенча оештыру комитеты төзелде. Тиешле указга республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, кече, шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыкларына ярдәм итү мәсьәләләре буенча зона киңәшмәләре май аеның ның икенче яртысында узачак. Бу хакта агросәнәгать комплексына ярдәм итү программалары буенча фикер алышуга багышланган эшлекле киңәшмәдә сүз барды. Киңәшмәне Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов уздырды.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Милли музеенда иртәгә 6 майда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган «Байрак – Җиңү символы» дигән акция була. Тантана сәгать 11дә башлана. Музей фондларыннан тантаналы рәвештә Татарстан АССР территориясендә оештырылган 146 нчы укчы дивизиянең 280нче артиллерия полкы байрагын чыгарачаклар.
Иртәгә, 6 нчы майда Казанда Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Бөек Җиңүгә багышланган күргәзмә ачыла.Экспозициядә сугыш чоры экспонатлары, республика халкының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорындагы хезмәт һәм хәрби батырлыгы турында стендлар, плакатлар тәкъдим ителә.
Татарстанның барлык муниципаль районнарында язгы чәчү бара. Барлыгы 150 мең гектардан артык мәйданда сабан культуралары чәчелгән. Республикада барлыгы 1 млн 711 мең гектар җирдә чәчү эшләрен башкару каралган. Бу мәйданның 775 мең гектары ярма культураларына, 719 мең гектары техник культураларга бүлеп бирелгән.
Кичке чыгарылышлар
Башкалабызның «Казан урамнарына аларның исемнәре бирелгән» стеласы янында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган митинг булды. Анда катнашучылар илнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерләрен биргән каһарманнарны искә алдылар, стела каршысына чәчәкләр салдылар.
Иртәгә, 6 нчы майда Казанда Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Бөек Җиңүгә багышланган күргәзмә ачыла.Экспозициядә сугыш чоры экспонатлары, республика халкының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорындагы хезмәт һәм хәрби батырлыгы турында стендлар, плакатлар тәкъдим ителә.
Татарстанның барлык муниципаль районнарында язгы чәчү бара. Барлыгы 150 мең гектардан артык мәйданда сабан культуралары чәчелгән. Республикада барлыгы 1 млн 711 мең гектар җирдә чәчү эшләрен башкару каралган.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин «КамАЗ» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин белән очрашты. Россия Президенты предприятиенең техниканы эшләгәндә гамәлдәге хәрби хезмәткәрләр белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсен уңай бәяләде.
2026 елда Татарстанда ясалма акыл технологияләрен үстерү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыруга 1 миллиард сум бирелә. Әлеге акча «2026-2030 елларга Татарстан Республикасында ясалма акыл технологияләрен үстерү» программасы буенча каралган.
Татарстанда Корбан гаетенә хәзерлек бара. Быел Корбан гаете 27 майга туры килә. Корбанга маллар чалу гает намазыннан соң башлана һәм махсус билгеләнгән урыннарда өч көн дәвам итә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгынада республика мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре катнашында узган матбугат конференциясендә әйтелде.











