Бүген Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе, Россия Федерациясенең Дәләт премиясе лауреаты, мәдәният һәм дәүләт эшлеклесе Ренат Харисның туган көне. 85 яшь!
Радиобыз фондында Ренат Хариска кагылышлы язмалар иң зур киштәне тәшкил итә. Болар – аның шигырьләренә язылган җырлар, халкыбызның күренекле шәхесләре турында күп санлы әңгәмәләр, чыгышлар һәм, әлбәттә инде… поэмалар. Әдипнең юбилее уңаеннан тапшырулар программасына аның нәкъ әнә шул поэмаларына нигезләнеп эшләнгән моноспектакльләр урын алды. Алар тыңлаучылар игътибарына май ае дәвамында тәкъдим ителәчәк. Шагыйрьнең җырларыннан төзелгән концертлар да халык күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз.
Хәзер исә без, менә шушы тапшыру белән “Татарстан радиосында Ренат Харис айлыгын” башлап җибәрәбез. Биредә сез әдипнең үз нәселенә, кавеменә, ата-анасына, халык язмышына, милли әдәбият һәм сәнгатьнең бүгенге көненә һәм киләчәгенә кагылышлы фикерләрен ишетерсез.











