Иртәнге чыгарылыш
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин «КамАЗ» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин белән очрашты. Россия Президенты предприятиенең техниканы эшләгәндә гамәлдәге хәрби хезмәткәрләр белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсен уңай бәяләде.
2026 елда Татарстанда ясалма акыл технологияләрен үстерү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыруга 1 миллиард сум бирелә. Әлеге акча «2026-2030 елларга Татарстан Республикасында ясалма акыл технологияләрен үстерү» программасы буенча каралган.
Татарстанда Корбан гаетенә хәзерлек бара. Быел Корбан гаете 27 майга туры килә. Корбанга маллар чалу гает намазыннан соң башлана һәм махсус билгеләнгән урыннарда өч көн дәвам итә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгынада республика мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре катнашында узган матбугат конференциясендә әйтелде.
Кичке чыгарылышлар
ТатарстанМилли музеенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган «Байрак – Җиңү символы» дигән акция узды. Музейфондларыннантантаналы рәвештә Татарстан АССР территориясендә оештырылган 146 нчы укчы дивизиянең 280нче артиллерия полкы байрагынчыгардылар.
Бөек Җиңү көне алдыннан «Хәтер уты» акциясе барышында Мәскәүдәге «Билгесез солдат кабере» мемориалыннан Россиянең төрле төбәкләренә һәм кайбер чит илләргә Мәңгелек ут җибәрелә. Мәскәүнең Александров бакчасындагы Билгесез солдат кабере янындагы Мәңгелек уттан кабызылган лампа да Казанга китерелде.
«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар өчен «Ветеранга бүләк» акциясен башлап җибәрде. Хәзер Татарстанда 92 фронтовик яши.
ТатарстанМилли музеенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган «Байрак – Җиңү символы» дигән акция узды. Музейфондларыннантантаналы рәвештә Татарстан АССР территориясендә оештырылган 146 нчы укчы дивизиянең 280нче артиллерия полкы байрагынчыгардылар.
Бөек Җиңү көне алдыннан «Хәтер уты» акциясе барышында Мәскәүдәге «Билгесез солдат кабере» мемориалыннан Россиянең төрле төбәкләренә һәм кайбер чит илләргә Мәңгелек ут җибәрелә. Мәскәүнең Александров бакчасындагы Билгесез солдат кабере янындагы Мәңгелек уттан кабызылган лампа да Казанга китерелде.
Уфада Башкортстан Дәүләт Җыены – Корылтае йортында Башкортстан парламенты Рәисе Константин Толкачев белән хушлаштылар. Анда Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.











