Иртәнге чыгарылыш
ТатарстанМилли музеенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган «Байрак – Җиңү символы» дигән акция узды. Музейфондларыннантантаналы рәвештә Татарстан АССР территориясендә оештырылган 146 нчы укчы дивизиянең 280нче артиллерия полкы байрагынчыгардылар.
Уфада Башкортстан Дәүләт Җыены – Корылтае йортында Башкортстан парламенты Рәисе Константин Толкачев белән хушлаштылар. Анда Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Бүген – Радио һәм элемтә тармагы хезмәткәрләре көне. 1927 елның 7 ноябрендә Татарстан радиосының беренче тапшырулары эфирга чыкты. 2005 елдан башлап, Бөтенроссия Дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясенең Татарстан төбәк филиалы буларак, радио Шамил Усманов урамы, 9 нчы йортта урнашты. Хәзер коллектив 2027 елның 7 ноябрендә билгеләп үтеләчәк 100 еллыгына әзерләнә.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Җиңү көне алдыннан үзенең социаль челтәрләрендә республика делегациясенең махсус хәрби операция зонасында сугышчыларга иҗат бригадасы күрсәткән концертның видеоязмасын куйган.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Харис Салиховны Җиңү көне белән котладылар. Эчке эшләр министрлыгы оркестры башкаруында ветеран яшәгән йортның ишегалдында сугыш еллары җырлары яңгырап торды.
Бүген – Радио һәм элемтә тармагы хезмәткәрләре көне. 1927 елның 7 ноябрендә Татарстан радиосының беренче тапшырулары эфирга чыкты.
Кичке чыгарылышлар
Казанда Социалистик Хезмәт Герое Илдус Шәйхелислам улы Мостюковка һәйкәл ачылды. Чара Арча зиратының Дан аллеясында Җиңү көне алдыннан узды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Илдус Мостюковны ил тарихында тирән эз калдырган күренекле галим буларак бәяләде, һәйкәл авторларына рәхмәт белдерде.
Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары бюрократик тоткарлыкларсыз үтәлергә тиеш. Бу хакта Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Җиңүнең 81 еллыгына, хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган чараларны үткәрү буенча республика оештыру комитеты утырышында белдерде.
Татарстанда 5 мең 534 Бөек Ватан сугышы ветераны яши, шуларның 92се сугыш хәрәкәтләрендә турыдан-туры катнашкан. Республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү, шулай ук Хезмәт батырлыгы елын уздыру буенча оештыру комитеты утырышында шул хакта әйтте.
Казанда Социалистик Хезмәт Герое Илдус Шәйхелислам улы Мостюковка һәйкәл ачылды. Чара Арча зиратының Дан аллеясында Җиңү көне алдыннан узды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Илдус Мостюковны ил тарихында тирән эз калдырган күренекле галим буларак бәяләде, һәйкәл авторларына рәхмәт белдерде.
Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары бюрократик тоткарлыкларсыз үтәлергә тиеш. Бу хакта Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Җиңүнең 81 еллыгына, хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган чараларны үткәрү буенча республика оештыру комитеты утырышында белдерде.
8-12 май көннәрендә Татарстан территориясендә урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булыр дип көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге игълан иткән шторм кисәтүендә әйтелә. 11 майга кадәр төбәк территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә.











