Иртәнге чыгарылыш
Казанда Социалистик Хезмәт Герое Илдус Шәйхелислам улы Мостюковка һәйкәл ачылды. Чара Арча зиратының Дан аллеясында Җиңү көне алдыннан узды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Илдус Мостюковны ил тарихында тирән эз калдырган күренекле галим буларак бәяләде, һәйкәл авторларына рәхмәт белдерде.
Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары бюрократик тоткарлыкларсыз үтәлергә тиеш. Бу хакта Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Җиңүнең 81 еллыгына, хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган чараларны үткәрү буенча республика оештыру комитеты утырышында белдерде.
8-12 май көннәрендә Татарстан территориясендә урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булыр дип көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге игълан иткән шторм кисәтүендә әйтелә. 11 майга кадәр төбәк территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә.
Көндезге чыгарылыш
Иртәгә, 9 майда «Үлемсез полк» акциясе Казанда офлайн форматта узачак. Ул сәнгать осталары катнашында зур концерт белән тәмамлана. Җиңү Көнендә башкалабызда шулай ук тантаналы парад һәм бәйрәм салюты була.
Татар китап нәшрияты һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан халыкларының туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе каһарман-шагыйрь, СССРның Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган басмалар сериясен әзерләде. Презентациянең төп китабы «Муса Җәлил – Муса Джалиль» дигән фотоальбом булды.
8-12 май көннәрендә Татарстан территориясендә урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булыр дип көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге игълан иткән шторм кисәтүендә әйтелә. 11 майга кадәр төбәк территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә.
Кичке чыгарылышлар
Җиңү көненә Республиканың барлык шәһәр- районнарында Җиңү көненә планлаштырылган бәйрәм чаралары югары дәрәҗәдә оештырылырга тиеш. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә шуңа басым ясады. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары җитәкчеләре белән видео элемтә аша узды.
Иртәгә, 9 майда «Үлемсез полк» акциясе Казанда офлайн форматта узачак. Ул сәнгать осталары катнашында зур концерт белән тәмамлана. Җиңү Көнендә башкалабызда шулай ук тантаналы парад һәм бәйрәм салюты була.
Татарстанда социаль өлкә объектларын капиталь ремонтлау актив бара. Төзекләндерелә торган объектлар саны буенча мәгариф өлкәсе лидер булып тора: республика һәм федераль программаларга тармакның 170 объекты кертелгән. Мондый мәгълүматлар республика Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә әйтелде. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Россия Федерациясе Президентының Идел буе Федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан республика халкыны мөрәҗәгать белән чыкты.
Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков җитәкчелегендә Россия – АСЕАН саммитын хәзерләү һәм уздыру буенча Оештыру комитеты утырышы узды. Саммит Казанда Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә була. Утырышта федераль хакимият органнары, Росконгресс фонды, профильле ведомстволар вәкилләре катнашты. Татарстанны Премьер-министр Алексей Песошин тәкъдим итте.











