«Бөек Ватан сугышы һәм театр». Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗан белән әңгәмә.
Бөтен ил белән Җиңү бәйрәмен билгеләп үтәбез. Күп, бик күп корбаннар аша ирешелгән Бәйрәм котлы булсын! Дөрес, инде сугыш дәһшәтләрен үз башларыннан кичергән, үлем белән күзгә-күз очрашып та, бүген исән-имин гомер итүче ветераннарыбызның сафы елдан-ел кими. Ә менә сәнгатьтә, бигрәк тә театр сәнгатендә сугыш кайтавазы, әлеге тема бүген дә актуальлеген югалтмады. Бөек Ватан сугышын чагылдырган драматургик әсәрләр әледән-әле куела, тамашачыларның күңеленә үтеп керә, дулкынландыра тора.











