Быел Бөек Ватан сугышында җиңүгә 81 ел тулуны билгеләп үттек. Республикабыз, гадәттәгечә, бәйрәмне зурлап, каһарманнарыбызның сугыш кырларында һәм тылда күрсәткән батырлыгы өчен чиксез рәхмәт һәм хөрмәт хисләре белән үткәрде.
Россия Президенты Владимир Путин 2036 елда татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның 150 еллыгын бәйрәм итүне федераль дәрәҗәдә оештырырга кушты. Бу атнада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республиканың Бөгелмә һәм Лениногорск районнарында булды.










