Тапшыруда Бөек Ватан сугышы ветераннары,мәрхүмнәр Касыйм Сәлимгәрәев һәм Фәйзи Галиев язмалары файдаланыла. Алар сугыш елларында күргәннәре турында сөйлиләр. Касыйм Сәлимгәрәев газ өлкәсендә, Фәйзи Галиев 50 ел колхоз рәисе булган.
Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елының төп чаралар планында махсус хәрби операциядә катнашучыларга аерым игътибар бирелгән. Хәзерге вакытта республикада 3,5 меңнән артык МХО ветераны яши. Мамадыш районында ветераннарга күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алия Мөбәракшина сөйли.










