Иртәнге чыгарылыш
12–17 май көннәрендә Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» 2026 XVII Халыкара икътисадый форумы узачак.
Татарстан башкаласында Сабан туе быел 20 июньдә өч традицион мәйданчыкта оештырыла.
Май аенда торак йортларда кайнар су бирү хезмәтен туктатылу графигы билгеле.
Казанда «Күрше» фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды.
Кичке чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов белән очрашты. Әңгәмәдә республиканың агросәнәгать комплексын үстерү һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең техник җиһазланышын арттыру өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика хөкүмәте йортында «Хвоя» АҖ акционеры Игорь Ким белән очрашты. Алар хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре, шул исәптән Лаеш районы территориясендә ел әйләнәсе эшли торган «Казан марина» курортын төзү буенча инвестиция проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
13 майда Казанда “Россия – Ислам дөньясы” XVII Халыкара икътисади форумында Хәләл Маркет халыкара сәүдә ярминкәсе эшләячәк. Чара «Казан» Агросәнәгать паркы территориясендә узачак, Россиядән һәм чит илләрдән 100гә якын компанияне берләштерәчәк.











