Башкалабыз Казанда, 11 нче татар гимназиясендә 6 нчы тапкыр Хатыйп Миңнегулов исемендәге “Дөньяда сүзебез бар” дип исемләнгән Халыкара фәнни-гамәли конференция булып үтте. Анда республикабызның төрле мәктәп укучыларыннан тыш, башка мәмләкәтләрдән Хатыйп Йосыф улын якыннан белгән галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре дә катнашты. Шунысы игътибарга лаек, конференция быел халыкара дәрәҗәдә 2 нче тапкыр үткәрелә һәм үзенә бик дәрәҗәле кунакларны җыя. Бүген без сезнең игътибарга әлеге конференциядән әзерләнгән репортаж тәкъдим итәбез. Фәнни-гамәли конференция дип саналса да, анда җырга, биюгә, нәфис һәм йомры сүзгә киң урын бирелә, чөнки Хатыйп абый үзе дә шундый шәхес. Татар халкының горурлыгы, әдәбият галиме, филология фәннәре кандидаты, профессор, академик Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов турында сүзебез. Тагын шунысын да әйтеп куйыйк, ул бүген, 12 майда үзенең күркәм гомер бәйрәмен билгеләп үтә. 87 яшендә дә ул егетләрчә төз, хәрәкәттә, хезмәттә. Аның матбугатта ясаган ялкынлы чыгышлары, публиөистик мәкаләләре шул хакта сөйли. Матбугатны искә алуыбыз очраклы түгел. Быелгы Хатыйп Миңнегулов исемендәге “Дөньяда сүзебез бар” дип исемләнгән Халыкара фәнни-гамәли конференциясенең төп юнәлеше галимнең матбугат белән хезмәттәшлегенә багышланды.











