Хөрмәтле радиотыңлаучылар! Бүгенге концертыбызның тематикасына үзгәрешләр керә. Үзегез дә ишеткәнсездер, халкыбызның кадерле бер кешесе, без яраткан җырлар авторы, җырчы һәм композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгуть Имашев арабыздан бакыйлыкка күчте. Концертыбызны ул иҗат иткән җырлардан төзедек.











