Иртәнге чыгарылыш
Казанда XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы башланды. Татарстан студент отрядлары тарафыннан үткәрелә торган «Яшьләргә эш» Республика яшьләр форумы дәвам итә. Дача участогында газны бушлай тоташтыру өчен мәҗбүри шартлар барлыгын искәртеп үтәбез.
Көндезге чыгарылыш.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казанда “Россия – Ислам дөньясы” XVII Халыкара икътисади форумында, шулай ук «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең еллык утырышында катнашучыларны һәм кунакларны котлап мөрәҗәгать итте.
Россия Индонезия белән күп юнәлешләр буенча: нефть чыгарудан һәм эшкәртүдән алып альтернатив транспорт маршрутларын төзүгә кадәр хезмәттәшлек итәргә әзер. Бу хакта Россия Федерациясенең беренче вице-премьеры Денис Мантуров Казанда узган Сәүдә-икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Индонезия комиссиясе утырышында сөйләде.
Казанда “Россия – Ислам дөньясы” XVII Халыкара икътисади форумында Хәләл Маркет халыкара сәүдә ярминкәсе ачылды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ярминкә «Казан» Агросәнәгать паркы территориясендә уза, Россиядән һәм чит илләрдән 100гә якын компанияне берләштерә.
Кичке чыгарылышлар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика хөкүмәте йортында Россия Федерациясе Эчке эшләр министрының беренче урынбасары Андрей Курносенко белән очрашты. Алар гражданнарның иминлеген тәэмин итү, төбәктә хокук тәртибен тәэмин итү, хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең Яшь дипломатлары форумында катнашучылар белән дә очрашты. Быел Яшь дипломатлар форумы 10 нчы тапкыр уза.
Актер, композитор һәм театр эшлеклесе Мәсгут Габдрахман улы Имашевның 95 яшендә йөрәге тибүдән туктады. Мәсгут Имашев белән хушлашу иртәгә Татарстан Театр эшлеклеләре берлеге бинасында, Казанның Щапов урамы, 37 йорт адресы буенча була.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья Ислам оешмасының мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Генераль конференциясенең 15 нче сессиясендә чыгыш ясады. Анда катнашучыларны оешманың генераль директоры доктор Салем бин Мөхәммәд Әл-Малик сәламләде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чит илләрнең сәүдә-сәнәгать палаталары җитәкчеләре белән очрашты. Анда Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин, Республика Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев катнашты.
Татарстан Фәннәр Академиясендә Россиянең тарихи-мәдәни мирасында мөселман архитектурасы: Казанда Мәрҗани мәчете төзелә башлауга 260 ел тулу уңаеннан түгәрәк өстәл узды. Аны Фәннәр Академиясенең Мансур Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты оештырды.











