Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья Ислам оешмасының мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Генераль конференциясенең 15 нче сессиясендә чыгыш ясады. Анда катнашучыларны оешманың генераль директоры доктор Салем бин Мөхәммәд Әл-Малик сәламләде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чит илләрнең сәүдә-сәнәгать палаталары җитәкчеләре белән очрашты. Анда Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин, Республика Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев катнашты.
Татарстан Фәннәр Академиясендә Россиянең тарихи-мәдәни мирасында мөселман архитектурасы: Казанда Мәрҗани мәчете төзелә башлауга 260 ел тулу уңаеннан түгәрәк өстәл узды. Аны Фәннәр Академиясенең Мансур Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты оештырды.
Көндезге чыгарылыш.
Казанда “Россия – Ислам дөньясы” XVII Халыкара икътисади форумы эшен дәвам итә. Форумда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төрекмән халкының милли лидеры, Төрекмәнстан Халык Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты.
Казанда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре сәүдә-сәнәгать палаталарының 6 нчы халыкара форумы бара. Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласындагы очрашу цифрлы трансформациягә, сәүдә-сәнәгать палаталары эшчәнлегендә ясалма акылны куллануга багышланган.
Татарстанда 2027 елда төзекләндереләчәк парклар, скверлар, яр буйлары, урамнар һәм бульварлар өчен тавыш бирү дәвам итә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең «МАКС» каналында белдерде. Республика халкына сайлау өчен барлык муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында урнашкан 178 җәмәгать киңлеге тәкъдим ителгән.
Кичке чыгарылышлар.
Болгарда борынгы Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә Ислам динен кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» узды. Бәйрәм «Россия – Ислам дөньясы” 17 нче Халыкара икътисадый форумының мәдәни программасының йомгаклау чарасы булды.
Бүген Халыкара музейлар көне билгеләп үтелә. 2026 елда Татарстанның төбәк һәм муниципаль музейларын яңартуга 26 миллион сум акча бүлеп бирелгән, шуның 19 миллион сумы – федераль бюджеттан.
21-22 майда Арчада яшүсмерләр арасында җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, Россия Дәүләт Думасының элеккеге депутаты Фатыйх Сибагатуллин истәлегенә көрәш буенча республика турниры узачак. Турнирда 2010 елдан башлап, 2014 елларда туган яшүсмер егетләрнең бил алышуы көтелә.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин «Россия-Ислам дөньясы” Халыкара икътисадый форумы күргәзмәсен карадылар.Татарстан ИнвестицияүсешагентлыгыҗитәкчесеТалияМиңнуллина республиканың ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлеге турында сөйләде.
“Россия-Ислам дөньясы” Халыкара форумында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм аккредитация буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Дмитрий Вольвач хәләл индустрияне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турындагы килешүне имзаладылар.
Корбан бәйрәме алдыннан башка төбәкләрдән терлекләрне кертүне тыю сарыкларга бәяләрнең кискен артуына китермәячәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин белдерде.











