Атналык күзәтү.
Бу атнада «Россия – Ислам дөньясы:KazanForum» 17 нче халыкара икътисадый форумы уза. Кичә «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены башланды. Гаять эчтәлекле программаның кульминация ноктасы буларак Изге Болгар җыены оештырыла. Республика җитәкчелеге, төрле илләрдән дин әһелләре, барлык мәртәбәле кунаклар иртәгә, 17 майда, Болгарга юл тотачак.
Бүген Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирүче балалар бакчалары арасында «Акыллы Уеннар» программасы буенча республикакүләм чемпионаты уза.










