Дусларым, шигырьләр яратканыгызны без беләбез. Димәк, сез шул шигырьләрне язган шагыйрьләрне дә яратасыз инде. Шуңа күрә бүген сезне бик тә кызыклы очрашу көтә. Беләсезме кем белән? Бик күп шигырьләр авторы Йолдыз апа Шәрәпова белән. Сезнең күбегез аның шигырьләрен яттан белә, кайберләрегезнең аның белән күзгә-күз очрашканы да бардыр. Чөнки Йолдыз апа бер дә тик тормый, республиканың бөтен балалар бакчаларында, мәктәпләрендә булганы бардыр аның.










