Бүген без сезнең игътибарга шагыйрә, күптән түгел генә әдәбият өлкәсендә олы бүләккә – Республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә ия булган Лилия Гыйбадуллинаның “Дәвамы бар” дип исемләнгән шигъри кичәсеннән әзерләнгән язманы тәкъдим итәбез һәм форсаттан файдаланып, талантлы каләм иясе Лилия Гыйбадуллинаны тормышындагы зур җиңүе белән кайнар котлыйбыз! Әлеге кичә Г.Камал исемендәге ТДАТ ның шәрык залында үткән иде. Кичәнең режиссеры – Нәфисә Исмәгыйлева. Музыкаль бизәлеш авторы – музыкант-скрипкачы Динә Закирова һәм курайда Рөстәм Маликов уйнады. Актерлар сыйфатында шигырьләрен автор үзе һәм Әлмәт театрыннан Татарстанның атказанган артисты Мәдинә Гайнуллина яңгыратты.










