«Каләм очында галәм». «Каләмендә — балалар гаме». Язучы Ләбибә Ихсанова иҗаты.
Бүген сүзебез бар гомерен балалар әдәбиятына багышлаган язучы – Ләбибә Ихсанова каләме турында.
Ләбибә Ихсанова кебек бөтен иҗатын балаларга гына багышлаган язучылар күп түгел. Китапларының тиражы миллионга якын аның! Үзенең бер әңгәмәсендә язучы үзе һәм сеңлесе журналист Венера Ихсанова турында «Без икебез дә гомеребезне кеше җанын тәрбияләүгә багышладык…», — дигән. Күренекле язучы, Ләбибә Ихсанованың якташы Рафаэль Сибат язуынча, Ихсановларның нәсел агачы 1300-1400 елларда яшәгән Аккылыч, Әбәк, Күбек … исемле бабайлардан башлана. Бабалары – мулла, ә әти-әнисе укытучылар була Ләбибә белән Венераның. Бер гаиләдән – 2 күренекле, зыялы ханымның ничек килеп чыгышын аңлату өчен шушы фактны әйтү дә җитәр, мөгаен.
Ләбибә Ихсанова әсәрләре ярты гасырдан артык татар балаларының акыллы киңәшчесе, ярдәмчесе, юл күрсәтүчесе була. Беренче карашка гади генә вакыйгада зур эчтәлек, тирән мәгънә күреп яза ул. Үзара дуслык, татулык, тырышлык кебек әйбәт сыйфатлар тәрбияләргә, әти-әнине, туганнарны ярату, олылау кебек изге төшенчәләрне аңларга өйрәтә аның китаплары. Балаларча самимилек, шаянлык, чаялык бар аның әсәрләрендә. Лидерлык, командирлык, авырлыкны үз җилкәңә алу кебек үсмерләргә бик кирәкле сыйфатлар тәрбияли ул китаплар.











