Шигъри спектакль. Радиотамаша.
Татарстанның халык шагыйре Ренат Харисның “Җырчы Рәшит Ваһапов” поэмасы буенча эшләнгән шигъри спектакль. Мөхәррире — Нәсим Акмал, режиссеры — Рамил Һидиятулла. Рольләрне башкаралар: Татарстанның халык, Россиянең атказанган артистлары, Республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары Дания Нурлы һәм Илдус Әхмәтҗанов, Татарстанның атказанган артисты Артем Пискунов.










