«Нур» беренче татар газетасының дөнья күрүе милли вакытлы басманы үстерүгә көчле этәргеч була. Ул 1905нче елда Санкт-Петербург шәһәрендә бөек мәгърифәтче, галим, язучы һәм журналист Гатаулла Баязитов тырышлыгы белән чыга башлый. Шушы тарихи вакыйгадан соң күпме гомер узган. Бүген 19нчы май көнне газета һәм журнал, теле- һәм радиокомпанияләр хезмәткәрләре, ветераннары, журналист династияләре вәкилләренең һөнәри бәйрәме — матбугат көне.









