Иртәнге чыгарылыш
Бүген — Татарстан матбугаты көне. Шул уңайдан тармак хезмәткәрләрен Дәүләт Советы рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов котлады.
Татарстанда 1 миллион 840 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, план 58 процентка үтәлгән. Коммерциячел төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 70 проценты файдалануга тапшырылган.
Республикада сабан культураларын чәчү дәвам итә. 1 миллион 100 мең гектар чәчелгән. 2 мең 200 гектарда бәрәңге утыртылган. Тәтеш, Зәй, Спас һәм Ленинорский районнарында чәчү тәмамлану алдында.
Кичке чыгарылышлар
Республика Министрлар Кабинетында “Россия-Ислам дөньясы” Халыкара икьтисадый форумы йомгакларына багышланган брифинг узды. Форумның эшлекле программасында йөзгә якын илдән 9 меңнән артык кеше катнашкан, зур күргәзмәләр, стендлар тәкьдим ителде. Хезмәттәшлек турында 160тан артык килешү төзелде.
Республика Дәүләт Советында » Татмедиа. Яңа исемнәр” дигән күргәзмә ачылды. Ул яшь журналистларның проектларына, контент булдыруда һәм медиатехнологияләргә керткән инновацияләргә багышланган.
Корбан гаете алдыннан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтының «Файдалы мәгълүмат» бүлегендә бәйрәмгә багышланган сәхифә эшли башлады. Ул сайттан файдаланучыларга гаетне билгеләп үтү, корбан чалу йолалары тәртипләренә кагылышлы киң таралган сорауларга нигезле җаваплар табу мөмкинлеген бирә.