Иртәнге чыгарылыш
Республика Министрлар Кабинетында “Россия-Ислам дөньясы” Халыкара икьтисадый форумы йомгакларына багышланган брифинг узды. Форумның эшлекле программасында йөзгә якын илдән 9 меңнән артык кеше катнашкан, зур күргәзмәләр, стендлар тәкьдим ителде. Хезмәттәшлек турында 160тан артык килешү төзелде. Корбан гаете алдыннан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтының «Файдалы мәгълүмат» бүлегендә бәйрәмгә багышланган сәхифә эшли башлады. Ул сайттан файдаланучыларга гаетне билгеләп үтү, корбан чалу йолалары тәртипләренә кагылышлы киң таралган сорауларга нигезле җаваплар табу мөмкинлеген бирә. Быел Казанның 174 укучысы Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче һәм призер булды. Аларның барысы да Россиянең әйдәп баручы югары уку йортларына кергәндә ташламаларга ия булачак, шулай ук аларга Казан мэрыннан премия: җиңүчеләргә – 40 мең сум, призерларга 30 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак.
Көндезге чыгарылыш
Казанда узган “Россия-Ислам дөньясы” Халыкара икьтисадый форумында дөньяның 99 , Россиянең 75 төбәгеннән вәкилләр катнашкан. Форум 250дән артык мәртәбәле кунакны кабул иткән, ә аны уздыруны 20 илдән 529 массакүләм мәгьлүмат чарасы яктырткан.
Республикада сабан культураларын чәчү тәмамланып килә. Тәтеш, Зәй, Спас һәм Ленинорский районнары бу эшне уңышлы башкарып чыкты.
3 һәм 4 июльдә Галиәсгар Камал исемендәггге Татар Дәүләт Академия театрының зур сәхнәсендә режиссер Айдар Җаббаров сәхнәләштергән «Туган Батыр» спектакленең премьерасы була. Хәзерге вакытта театрда Зөлфәт Хәкимнең повесть-әкиятенә нигезләнгән «Туган Батыр» спектакленең репетицияләре дәвам итә.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең МАКС каналында республика халкын күренекле татар педагогы, драматург һәм театр эшлеклесе Габдулла Кариевның тууына 140 ел тулу белән котлады.
Бүген Казанның Гаюдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында “Габдулла –яктылык” спектакленең премьерасы була. Пьеса гасырлар аша сөйләшү жанрында язылган. Спектакль 18 сәгать 30 минутта башлана.
26 — 30 майда Россиядә икенче тапкыр агродиктанты – агросәнәгать комплексы, авыл территорияләре һәм илнең азык-төлек иминлеге турындагы белемнәрне тикшерү буенча федераль акция узачак. Диктантны онлайн формада агроодиктант.РФ платформасында алдан теркәлеп язарга мөмкин
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка «Кешеләр һәм технологияләр: Казанның цифрлы трансформациясенең Бердәм көн тәртибе» проектын тәкъдим иттеләр. Чара Казан Башкарма комитеты бинасында узды, анда кадрлар сәясәте, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәләре урнашкан.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы Сян Бо белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов Сян Бо әфәндегә Татарстан Республикасы дәүләт бүләген – «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.
Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Кыргызстанга cәфәре вакытында ил Президенты киңәшчесе Медетбек Букуев белән очрашкан. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.











