Иртәнге чыгарылыш
Бүген Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителү көне. Шул уңайдан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкына мөрәҗәгать белән чыкты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка «Кешеләр һәм технологияләр: Казанның цифрлы трансформациясенең Бердәм көн тәртибе» проектын тәкъдим иттеләр. Чара Казан Башкарма комитеты бинасында узды, анда кадрлар сәясәте, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәләре урнашкан.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы Сян Бо белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов Сян Бо әфәндегә Татарстан Республикасы дәүләт бүләген – «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.
Көндезге чыгарылыш.
Бүген Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителү көне. Шул уңайдан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкына мөрәҗәгать белән чыкты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында Урал тау сәнәгате холдингы генераль директоры Сергей Мазуркевич белән очрашты. Анда республика транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.
Казанда Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында XIII «Сәйяр» Республика балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивале җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды. Конкурста җиңүчеләрне һәм катнашучыларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов котлады.
Кичке чыгарылышлар.
«Аҗаган» үсеп килүче буында лидерлык сыйфатлары, патриотлык хисе һәм җаваплылыкны тәрбияли. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Аҗаган 2.0» Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының төбәк этабында катнашучылар белән очрашуда белдерде.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Минзәлә районының агросәнәгать комплексы предприятиеләре — «Камский бекон» җәмгыятендә, «Минзәлә Бройлер» терлек чалу цехында, «Хуҗамәт ремонт-механика заводы» эшчәнлеге белән танышты.
23 майда, киләсе шимбә көнне Лаеш районында узачак «Каравон» рус халык бәйрәменә 20 меңгә якын кунак килүе көтелә. Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин белдерде.
Бүген Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителү көне. Шул уңайдан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын котлады.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Аҗаган 2.0» Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының төбәк этабында катнашучылар белән очрашты.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Минзәлә районында булды.











