Иртәнге чыгарылыш.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Аҗаган 2.0» бөтенроссия хәрби-патриотик уенының төбәк этабында катнашучылар белән очрашты.
Минзәлә районында авыл халкының хезмәт активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча чираттагы зона киңәшмәсе узды.
Дәүләт Советында ел саен үткәрелә торган «ПолитЗавод» иҗтимагый-сәяси проекты үз эшен башлады.
Көндезге чыгарылыш.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында республика Инвестиция советының чираттагы утырышын уздырды. Инвесторлар Татарстанда икътисадый үсешнең яңа урыннарын булдыруга юнәлдерелгән инициативаларны тәкъдир иттеләр.
Минзәлә районында авыл халкы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча чираттагы зона киңәшмәсе узды. Республика Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов фермерлар, район һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, гаилә фермалары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы кооперативлары, профильле министрлыклар, ведомстволар, банк вәкилләре белән традицион очрашу үткәрде.
24-26 майда Белоруссия башкаласы Минскийда беренче тапкыр Казан шәһәре көннәре узачак. Спорт сарае янында милли аш-су, концертлар, һөнәрчелек ярминкәсе, халык һөнәрләре буенча осталык дәресләре, татар мәдәнияте фестивале оештырыла.
Кичке чыгарылышлар.
Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов бүген Киров шәһәрендә республика Дәүләт Советының Мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының һәм Киров өлкәсе Закон чыгару җыенының социаль мәсьәләләр комитетының уртак утырышында катнаша.
27 майда – Корбан гаете көнне Казанның муниципаль парковкалары бушлай эшләячәк. Искәртәбез, Татарстан башкаласында муниципаль парковкалар гадәттәгечә шимбә һәм якшәмбе көннәрендә, шулай ук бәйрәм көннәрендә бушлай эшли.
Татарстанга килүче туристлар агымы арта. Экспертлар тикшерүе нәтиҗәләре буенча туристлар саны буенча республика Россия төбәкләре арасында җиденче урында тора.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Мәрҗани урамы ягыннан Түбән Кабан күле яр буен төзекләндерүнең торышы белән танышты. Генераль план схемасы һәм техник-икътисадый күрсәткечләр тәкъдир ителде.
Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Киров шәһәрендә республика Дәүләт Советының Мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының һәм Киров өлкәсе Закон чыгару җыенының социаль мәсьәләләр комитетының уртак утырышында катнашты, Киров өлкәсе татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты.
Россиянең Үзәк сайлау комиссиясе сайлауларда күзәтүчеләрне билгеләү тәртибен раслау турында карар чыгарды. Документ нигезендә, тавыш бирү көнендә сайлау кампаниясендә катнашучылар теләсә кайсы сайлау комиссиясенә өчкә кадәр күзәтүче җибәрә алачак, ә бер үк зат күзәтүче вәкаләтләрен бары тик бер сайлау комиссиясендә генә башкара ала.











